МАКСАТСЫЗ с. 1. Бер максаты да булмаган, аерым бер максатка юнәлдерелмәгән, билгеле максат күздә тотмаган. Максатсыз кеше үз юлын күрмәс, ник яшәгәнен белмәс. Мәкаль. Әле кайчан гына без прозаикларыбызны артык озын итеп язуда, максатсыз тасвирлаулар белән мавыгуда гаепли идек. Ф.Миңнуллин. Максатсыз кеше ничек яши? Тормышында ни кызыгы бар? Ш.Галиев 2. рәв. мәгъ. Билгеле максат куймыйча, болай гына. Үзең чит илдә бул, үзең бер максатсыз урамда йөр әле. Менә кайда кешенең рухы, дөньясы кителә икән... М.Мәһдиев. Ары сугылып, бире кагылып, максатсыз-мәсләксез йөри торгач, Айсылу күңелендә дә, парктагыча, кырыкмаса кырык төс хасил булды. Б.Камалов. Бер генә спектакль дә максатсыз куелмый. Сәхнә |