МАКСАТЛЫ с. 1. 1) Билгеле максаты, теләге, омтылышы булган; гомумән, максатчан. Яшәвенең мәгънәсе булган максатлы кеше бәхетле. Ш.Галиев. Ләкин тотрыксызлык тиз генә бетмәс әле, анык-ачык фикерле, максатлы инсаннар әлегә күренми. Р.Мирхәйдәров 2) Төгәл бер максатка дип билгеләнгән, шуңа хезмәт итә торган, аерым максатка юнәлтелгән. Минем юлым – авыр, ләкин максатлы юл. Г.Коләхмәтов. Рух – милләтнең фидаи җаны, максатлы омтылышы, үзеннән югарырак сикерә алу мөмкинлеге. М.Галиев. Милләт капма-каршы мәнфәгатьле, максатлы төркемнәргә, фиркаләргә бүленде – милли хәрәкәт шул рәвешле тукталу чорына керде. Х.Әшрәфҗанов 2. рәв. мәгъ. Билгеле максатка, максатчан рәвештә, махсус рәвештә. Сорау туа: хөкүмәт тарафыннан бүленгән бу акчалар максатлы файдаланыламы? Өмет |