МАКСАТ и. гар. 1) Киләчәктә ирешү, булдыру өчен билгеләнгән бурыч; омтылган нәрсә. Максатың булсын да, хөрлегең булсын! Сөйгәнең булсын да, ирлегең булсын! Р.Фәйзуллин. Алда әле заман имтиханы, Күп сынаулар әле үтәсе; Максатларга әле ирешәсе, Хыялларны чынлык итәсе! Ш.Галиев. Туа өмет: гомер буе барган Максатыма гүя бер атлам. Р.Әхмәтҗан 2) Күздә тотылган, уйланылган ният, теләк, уй, исәп. 1986 елның кышында мин бер төркем язучылар белән Чепья авылына барып чыктым. Максатыбыз бу авылдагы уникаль музей белән танышу иде. М.Мәһдиев. Илһамлы булды гомерләр, Еллары юртак булды, Йөзләр кызармаслык булды, Максатлар уртак булды. Ш.Галиев. Дәвалау максатында аморфаның яфракларын, яшь ботакларын, орлыкларын һәм җимешләрен файдаланалар. Урман аптекасы |