МАКРЕЛЬ и. голл. зоол. Алабугасыманнар отрядыннан, зурлыгы 50 см кадәр җиткән, әһәмиятле промысел объекты булып торган диңгез балыгы, скумбрия. Гадәттә аларны [оча торган балыкларны] алдавыч итеп кармакка эләктерәләр һәм зуррак диңгез балыкларын – укбалык, тунец, макрель балыкларын тоту өчен файдаланалар. Кызыклы ихтиология |