МА’КЛЕР и. нем. Сәүдә һәм биржа килешүләре төзүдә сатучы белән алучы арасында эш йөртүче, клиентлар исеменнән һәм алар исәбеннән эш итеп, килешү суммасыннан процентлар алучы профессиональ арадашчы. Карт хаҗиның ризыгын урлап ашаган маклерларны ирештерәләр... А.Таһиров. Һәркем, әле базар юлында шомарып өлгермәгән сатучылар гына түгел, --- урта кул эшем ияләре, кесә караклары, маклерлар --- да бик ерактан иелеп-бөгелеп аңа сәлам бирәләр. А.Гыйләҗев. Инспекторның сүзләре эчемне әчеттереп җибәрде. Аның сөйләшүе сатыласы атын мактаган маклерны хәтерләтә иде. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә