МАКИНТОШ I и. Шотландия химигы Макинтош уйлап тапкан, каучук эремәсе белән ябыштырылган ике катлы материядән, соңрак гомумән су үткәрми торган тыгыз тукымадан тегелгән плащ. Горький бит бу! Өстендә озын макинтош, башында бохар кәләпүше, борын астында --- кырау төшә башлаган мыек. Җ.Фәйзи. Идел өстеннән искән салкынча җил аның җилфердәвек чабулы макинтошын куптарып алып китмәкче булып дуылдый. К.Тимбикова. Соңгы мода белән тегелгән, ятып-килешеп торган костюм, иң өстә җилбәгәй җибәрелгән җиңел макинтош. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә