МАКЕТ и. фр. 1) Архитектурада проектлана торган яки әзер корылманың, ансамбльнең кечерәйтелгән күләмле күренеше. Микрорайонның эшен нигездә төгәлләдем, дип исәпли иде ул. --- Ни гомер, интегеп, макетын гына ясап утырды. М.Маликова. Булачак һәйкәлнең макетын кайда, кайчан күрергә мөмкин булуын ачыкларга куштылар. Казан утлары 2) Театрда куелачак спектакльнең пространство һәм декорация эшләнешен билгели торган моделе 3) Гомумән берәр нәрсәнең кечерәйтеп ясалган моделе; үрнәк. Без противогазлар астык, мылтык макетларын күтәреп, кырга тактик дәресләргә чыктык, атакага бардык... М.Мәһдиев. Ә Колмаерда – фәннилеккә, тулылыкка дәгъва, сурәтлелеккә омтылу. Макетлар, кош-корт, хайван карачкылары ---. Т.Әйди. Курчакны космик корабларның макетларына, төрле капсулаларга төрлечә утыртып карыйлар. Кызыклар дөньясында 4) махс. Нәшер итү эшендә: басылып чыгарга тиешле китап, газета, журнал кебекләрнең тиражны әзерләүгә кадәр төзелгән, текстның барлык элементларын, иллюстрацияләрне урыннарына куеп караган сынау экземпляры. Макет буенча алдан билгеләнгән материаллар һәрвакытта да юлга юл килеп, үз урынына сыеп кына тормый. М.Әмир. --- безгә чыгасы номерның макетын баштанаяк үзгәртергә туры килде. Г.Тавлин. Киләсе санда чыгасы бер мәкалә урынына үз фельетонын макетка салды. Җ.Дәрзаман |