МАКАРОН и. ит. Бодай оныннан, баштарак озын нечкә көпшә рәвешендә, соңрак күп төрле: дулкынлы, кәкре, яссы, куыш һ.б. формаларда киптереп әзерләнгән токмач. --- пар плитәсе бар, Америкада алар 6 гына диделәр, хак булса, анда бөтен нәрсәне дә – ярмаларны да, макароннарны да коп-коры килеш тыгасың да куясың: һәрберсе үзенә тиешле суны алып, кнопкасына басылган минутка пешеп чыга. Н.Измайлова. Калачлар һәм кабартмалар, печенье һәм макаронга яраклы шәп бодайны көньякта үстерәләр. Казан утлары. Бодайның югары сыйфатлы икмәк, макарон, ярма һәм башка азык әйберләре әзерләү өчен файдаланыла торган кыйммәтле сортларының уңышын һәм сыйфатын күтәрүгә, урып җыю чорында һәм ашлыкны саклаганда югалтуларга юл куймауга аеруча игътибар бирелә. Биология |