МАКА’КА и. португ. зоол. Тарборынлылар семьялыгыннан Көньяк һәм Көнчыгыш Азиядә, Африкада һәм Гибралтарда яши торган, төркемнәрендә мимика, аваз, ишарә белән аралашу һәм иерархия көчле булган, кайбер төрләре Кызыл китапка кертелгән маймыллар ыруы. Бер галимнең әйтүенчә, макака дигән ата маймылның үз хатынын ничек бизәгәнен, аның маңгаеннан артык озын чәчләрен теше белән өзеп алганын, шул ук юл белән кашларын да тигезләгәнен үз күзләре белән күргән. Кызыклар дөньясында. Бу асотрядка --- тарборынлылар (мартышкалар, макакалар, павианнар, мандриллар); кешесыман маймыллар (гориллалар, орангутаннар, шимпанзелар) керә. Биология. Хайваннар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә