МА’ЙЯ I и. Мексика, Гватемала һәм Белизда яшәүче индеец халкы, Америкадагы иң борынгы цивилизацияләрне тудырган халыкның варислары. --- ул [Ә.Кәримуллин] Мексикада яшәүче майя кабиләсенең телендә төрки сүзләр барлыгын исбатлый һәм кырыкка якын сүзне чагыштырып китерә. М.Әхмәтҗанов. Зәйтүнә --- «Вокруг света» дигән журналның урта битләрен ачты. Анда борынгы майя һәм инк халыкларының гаҗәеп сәнгать әсәрләре, калалары, пирамидалары турында язылган, аларның рәсемнәре урнаштырылган иде. М.Маликова. Мексикада да туристларга бик кызык булмас шикелле: Акапулько һәм борынгы майя яшәгән урыннарда наркотрафикка каршы сугыш бара. Мәгърифәт |