МА’Й ЧАБУ и. этн. Татарларда мәҗүсилек чорыннан калган, март аенда соңгы карларда чаналарда узышудан гыйбарәт кышны озату йоласы. --- махсус мәҗлесләр уздырылган. Ул Болгар-Казанда ел башы саналган нәүрүз (март) аенда, май чабу вакытларында, нардуган кичәләренең берсендә ясалган. Н.Исәнбәт. Кышны озату һәр милләтнең үзенчәлекле бер бәйрәменә әверелде. Безнең керәшен халкында аны Май чабу дип атыйлар. Кайбер авылларда Чуман озату, Май базары дип тә йөртәләр. А.Усачёва |