МАЙТАРУ ф. ирон. 1) Эшләү, башкару, булдыру. «Ниләр генә майтарып булыр микән бу багаж белән?» дигән уйлар башыннан үтсә дә, Зәйнулла төшенкелеккә бирелмәде. М.Насыйбуллин. Кем тәм таба койрык болгап йөреп, Мактанып һәм ялган макталып. Кем тәм таба күкрәк көче белән Тау кадәрле эшләр майтарып. Ә.Синугыл-Куганаклы. Эшләп майтарганы чүп булса да, Гайбәтчедә сөйләр сүзләр күп. Ф.Гыйззәтуллина 2) Берәр эшне тиз-тиз, аннан-моннан, түбән сыйфатлы итеп башкару, эшләү, маташтыру. Эшебезне тиз-тиз майтарабыз да атларыбызда яңадан урманга сызабыз. Г.Тавлин. Кай яклардан җил ташлады, пенсионер абзый? Ниләр кырып, ниләр майтардыгыз инде?.. Р.Мөхәммәдиев 3) Махинацияләр, афералар белән шөгыльләнү, гаделсез юл белән эш йөртү. Гафифә махсус килгән, аның ялгыз калуын белгән. Ниндидер юньсезлек майтарырга йөрүедер, мөгаен... Ә.Моталлапов 4) Бәла чыгару, берәр куркыныч эш кузгату. Ул малай, чынлап та, мөгез чыгарып куймасын тагын. Югыйсә майтарасын майтарыр да китеп барыр, кырган-җимергәнен төзәтергә, җавабын бирергә безгә калыр. Җ.Дәрзаман. Сылу шыңшып Шаманның өстенә капланды: – Тагын нәрсәләр генә майтардың? Р.Зәйдулла Майтарып алу к. майтарып ташлау. Алай теләгең булгач, берәр көнне икәүләп майтарып алырбыз. З.Фәйзи Майтарып йөрү Берәр нәрсә, гадәттә әһәмиятсез эш белән мәшгуль булу, эшлекле кыяфәт чыгарып, ыгы-зыгы килү. Инде бер башлагач, ул арада ниләр майтарып йөргәнегезне дә сөйләп бирерсез дип уйлыйм. М.Насыйбуллин Майтарып ташлау Тиз арада күзгә күренердәй зур эш эшләү. Барысын колачлыйсы, хәзер үк ташланып, шушы дәрт-дәрман белән майтарып ташлыйсы килә. Ш.Галиев. Кияүне әйтәм, Бәйрәмханны, дип уйлады ул, кояш күтәрелмәстән ат җитәкләп урам йөри, тагын ни әкәмәт кылмакчы икән, ат көтүен туктаттыруга үзенчә баш күтәрүедер, кирәкмәсне майтарып ташлавы ихтимал кызыш җанның ---. М.Хуҗин. Күр әле син, дистә ярым ел эчендә нәрсәләр майтарып ташладык! Гектарыннан уртача 47,6 центнер уңыш алдык бит! Казан утлары Майтарып яту Шушы вакытта майтару. Кифая чыгып киткән арада, ишегалларын, бакчаларны карап-тикшереп чыктым. Ниләр майтарып ята икән бу монда? Р.Габделхакова |