МАЙСЫЗ с. 1. Мае бик аз, җитәрлек түгел яки бөтенләй булмаган. Майлы булсын, майсыз булсын – Барыбер күңел кайта; Көн дә ботка ашап булмый: Туйдыра, маемлата. Л.Лерон. Ләлә ботка ашамый: Ботка аңа ошамый. Әллә майсыз булганмы? Өстәл җайсыз булганмы? М.Газизов. Майсыз дуңгыз итенә ихтыяҗның артуы селекционерлар алдына --- дуңгызларның ит сыйфатларын яхшыртуның яңа методларын булдыру бурычын куйды. Татарстанда терлекчелек

2. рәв. мәгъ. Май салмыйча, май кулланмыйча. Ризыкны майсыз әзерләү

Майсыз табада куыру Берәүгә карата үзен артык кырыс, таләпчән тоту, һәр теләгәнен, кушканын каршылыксыз үтәп торырга мәҗбүр итү. Майсыз табада сикертү к. майсыз табада куыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә