МАЙОР и. лат. Күп дәүләтләрнең, шул исәптән Россиянең, хәрби көчләрендә, полиция һ.б.ш.да капитаннан өстен, подполковниктан түбән офицер дәрәҗәсе; шул дәрәҗәгә ия зат. Майор В.И.Перевозчиков җитәкчелегендәге сугышчылар биредә җиде йөзләп картина табалар. Ш.Рәкыйпов. Шик тудырмас өчен, майор турыдан-туры үзенә кирәкле номерны атап сорамады. М.Насыйбуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә