МАЙОНЕЗ и. фр. 1) Үсемлек мае, йомырка сарысы, серкә һ.б.ш. аш тәмләткечләр катнашмасыннан торган куе соус. Салат ул, әни, – пешкән бәрәңге, чөгендер, колбаса, суган, яшел борчак кушып әзерләнгән ризык. Шуларны барысын бергә кушалар да бер-ике кашык майонез салып болгаталар. М.Юныс. --- кеше, тиз-тиз укыганда, аны чамаламаска да мөмкин, «майонез» диелмәгән, ашарга була ---. Н.Измайлова 2) Кош итенә яки балыкка, зәйтүн маена йомырка сарысы һәм тәмләткечләр кушып әзерләнгән соус коелган салкын ризык |