МАЙМЫЧ и. 1) Күптән түгел генә уылдыктан яки личинкадан чыккан вак балык яки моллюск. Инештә кәрәкәләр, маймычлар, кызылканат. Малайлар белән таңнан кармак салырга йөрерсез. А.Гыйләҗев. Йөзгәләк коңгызлар һәм аларның личинкалары, су чаяны, энә карагы личинкалары маймычларны бик күп һәлак итәләр икән. Кызыклы ихтиология. Степанның аяк астында ташлар чыгырдады, ваграклары, зур балыктан курыккан маймычлар сыман, алга очкалады. Ә.Гаффар 2) күч. Бала, малай. Бүтән вакытта безнең ише вак маймычларны чутка да кертмәгән кеше, Шүрәле турында әйткәч, хәтта көлеп җибәрде. Р.Зәйдулла |