МАЙМЫЛЛАНУ ф. Башка берәүнең кыланышларын кабатлау, иярү, шуңа охшарга тырышып кылану. Миңа икейөзлеләнергә кушасыз? Алдашырга, маймылланырга? Н.Исәнбәт. Теге, Мәлик Рәхимов дигәне генә: «Минем доклад барыбер яхшырак иде, беренче урынны, ялагайланып, Казан студентларына бирделәр, беренче диплом үзебездә – Чаллыда калырга тиеш иде», – дип маймылланган булды. Т.Галиуллин. – Кая мендең? ди Ирек янә, күз алдында маймылланып. С.Лашманчы

Маймыллана башлау Маймылланырга тотыну

Маймылланып йөрү Шактый вакыт маймыллану; теләсә кайчан, теләсә кайда маймыллану. Беренче апрель түгел маймылланып йөрергә! З.Мәхмүди. Өч көн нәрсәдер кыланып, маймылланып йөргән кешеләр Татарстанның фәлән исемнәренә лаек була. Тамаша

Маймылланып тору Гел, даими яки хәзерге моментта маймыллану. Гел төчеләнеп, һаман маймылланып тору да туйдыра. Татарстан яшьләре

Маймылланып утыру к. маймылланып тору. – Маймылланып утырмагыз! – дип кисәтте генерал кунагын. – Үзегезне җитди тотыгыз! Ф.Бәллүр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә