МАЙМЫЛ и. гар. 1) Иерархик системалы төркемнәргә оешып, күбесенчә агач башларында тереклек итүче, катнаш азык белән тукланучы, кешесыман приматлар асотрядына караган имезүче хайван. Дарвин әфәнде! Кешене маймыл дәвамы диеп, Бик зур ялгыш ясавыңны Искәртәм, башым иеп... Г.Рәхим. --- Рим дәүләтендә ата-анага кул күтәрү коточкыч җинаять саналган. Андый бәдбәхетне, камчы белән ярганнан соң, тере эт, әтәч, елан, маймыллар белән бергә күн капчыкка салып, суга батыра торган булганнар. М.Насыйбуллин. --- кешесыман маймыллар күптән инде үзләренең кешегә охшашлыклары белән игътибарны җәлеп иткәннәр, һәм еш кына аларны «урман кешеләре» дип атап йөрткәннәр. Галәм. Җир. Кеше

2) күч. Кыланышлары гадәттә җитди булмаган, төптән уйлап түгел, башкаларга ияреп эшләүчән, кыланырга яратучан кеше

3) күч. Кыланышлары һәм тышкы кыяфәте бик ямьсез кеше. Көнчелек аркасында гына шушы ике маймылны тончыктырсаң – атаман каршына ничек кайтырсың? З.Фәтхетдинов. Мин Васяның кабыргасына төрттем: «Нигә интегеп зоопаркка йөрергә? Кара әле, маймыл каршыбызда утыра». М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә