МАЙЛЫЛЫК и. Берәр матдәдә майның гомуми күләменә карата нисбәте, майга туенганлык дәрәҗәсе. --- сөтнең майлылыгы түбән булу сәбәпле, тапшырыла торган сөт, кагыйдә буларак, киметеп языла. М.Хәсәнов. Тау үгезе белән әлеге сыер «кушылуыннан» туган бозаулар үсеп җитәчәкләр дә майлылыгы югары булган чиләк-чиләк сөт бирәчәкләр, имеш. М.Әхмәтҗанов. Хайваннарның кайбер индивидуаль билгеләре дә нәселдәнлек билгесе булып тора, мәсәлән, имезүчеләрнең йон төсе һәм сөт майлылыгы. Биология. Хайваннар |