МАЙЛЫ’ ГӨМБӘ и. бот. Башлыча нарат урманнарында үсә торган, шоколад көрән яки соры сары төстәге эшләпәсе лайлалы юка элпә белән капланган, аскы ягы көпшәле ашарга яраклы гөмбә; русчасы: маслёнок. Кайбер гөмбәләрнең, мәсәлән, ак гөмбә, каен гөмбәсе, майлы гөмбә (маслята) эшләпәләренең аскы катламы күп санлы нечкә көпшәләрдән тора. Биология. Сез нарат агачы төбендә – җирән гөмбә белән майлы гөмбәне, усак агачы төбендә – кызыл усак гөмбәсен, каен агачы төбендә – каен гөмбәсен, яшь чыршылыкта һәм имәнлектә гөреҗдәләрне табасыз. Робинзон эзләреннән. Базидиомицетларга гадәти ашарга яраклы гөмбәләр – әтәч гөмбәсе, каен гөмбәсе, майлы гөмбә, җирән гөмбә, баллы гөмбә, болын һәм көтүлекләрдә еш очрый торган яңгыр гөмбәләре дә керә. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |