МАЙЛЫ с. 1. 1) Составына май (1, 5, 7 мәгъ.) кушылган, май өстәлгән, эченә май салынган; май ягылган; майда пешерелгән. Малайларга коймак та, майлы бәрәңге телемнәре дә, Сөмбелә апаларының җылы карашы, татлы теле дә ифрат ошады ---. А.Гыйләҗев. Кыз-кыркын ашыгыч рәвештә ак оекбашлар бәйләде, һавада майлы күмәч исе аңкыды. М.Мәһдиев. Суган белән сарымсак майлы һәм итле азыкларның бик яхшы үзләштерелүенә ярдәм итәләр. Робинзон эзләреннән

2) Симез, шактый өлеше майдан (4 мәгъ.) торган (ит һәм ит ризыклары). Сарсымбай, акрын, сабыр сайлап, кулына биш турам майлы ит алды. Г.Ибраһимов. Майлырак сарык ите күрсәтсәң, чәен, шикәрен дә каяндыр капшап чыгара [шәһәр кешесе]. Н.Дәүли

3) Төшләре, орлыклары майга бай булып, шулардан май алу өчен махсус игелә торган; русчасы: масличный. Көнбагыш, мамык, җитен, киндер, арахис, соя һәм башка майлы культураларны май алу өчен игәләр. Биология. Майлы культуралар институты тәҗрибәләре мәгълүматларына караганда, каплам арпа җиренә кертелгән тирес арпага да, люцерна-арышбаш катнашмасы печәне уңышына да яхшы тәэсир итте. Күпьеллык үләннәр. Шепкән һәм ярут дигән чүп үләннәр бездә майлы культура буларак игелә башлады. Робинзон эзләреннән

4) Өстенә май бүленеп чыккан, үзенең мае белән майланган; гомумән, составында мае күп булган. Дару чималына плаунның спораларын хәзерлиләр. Алар бик вак, капшап карауга майлы, саргылт порошоктан гыйбарәт ---. Урман аптекасы. Җимешләре бик майлы булганлыктан, «сыер-агач» дип аталган авокадо агачын белүчеләр күп түгел. Күпьеллык үләннәр. Майлы тире өчен глицерин белән ясалган крем куллану яхшы. Йорт ашлары

5) Төзелеше һәм химик составы белән майга (2 мәгъ.) караган, шуның нигезендәге. F витамины, гадәттә, бигрәк тә җитен һәм көнбагыш кебек үсемлек майларында була торган туенмаган алыштыргысыз майлы олеин, линоль һәм линолен кислоталары буларак карала. Урман аптекасы

6) Майда изеп ясалган, иң мөһим бер компоненты май булган. Әлфинурның бу почмакны беренче күрүе иде. Майлы буяу исе аның борынын кытыклап алды. З.Фәйзи. Бу – Голландия корымы – кара буяу. Әгәр дә шуңа кайнатылган май (олифа) кушсак, майлы кара буяу барлыкка килә. Робинзон эзләреннән. Стеналарны, кайчыларны, сиртмәләрне, шпросларны һәрвакыт майлы ак буяу белән буярга кирәк. Яшелчәчелек

7) Хуш ис тарату, дәвалау һ.б.ш. максатлардан май (6, 8 мәгъ.) кушылган, составында май булган. Майны көнгә 2–3 тапкыр берәр чәй кашыгы эчәләр, ә югарыгы сулыш алу юллары авыруларыннан майлы ингаляцияләр ясыйлар. Урман аптекасы

8) Майга буялган, майлы таплары булган; май сеңгән. Узган гасырның ахырында, бакыр колчеданыннан бушаган майлы капчыкларны юган вакытта, колчедан бөртекләренең сабын күбеге белән өскә калкып чыкканын күргәннәр. Кызыклы физика

9) Мазут, дегет, солидол һ.б.ш. ягулык-майлау әйберләре белән пычранган. Рульдә тракторчы-фәлән иде бугай. Комбинезоны бик майлы иде. К.Тимбикова. --- өч кара егет, чиратлап, кара җир өстенә утырып, майлы куллары белән кайнар ит сыпырттылар, сөяк кимерделәр, калын күмәч телемен умырып, сөт ашадылар. М.Мәһдиев. Мәҗит, --- каен төбендәге майлы сумкада актарынгач, яңадан машина астына иелгән иде, тукталып калды ---. Р.Төхфәтуллин

10) тех. Майда эшли торган, май биреп тору исәбенә үз функцияләрен башкара торган. Майлы реостатларда майны алыштыру яки аны чистарту. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе

11) күч. Ит, май кебек затлы нәрсәләрдән пешерелгән, туклыклы, җимле. – Әйттем бит инде, безнең эчкә майлы аш килешми, дип... – Иң әүвәл бәрәңге ашарга өйрәнергә кирәк... С.Поварисов

12) күч. Оятсыз, дәртле, азгын хисләр, теләкләр чагылдырган (күзләр, караш һ.б.ш.). [Әпипәнең] майлы күзләре мутланып ялтырыйлар. Г.Бәширов. Дәү абыйсының майлы күзләренә карый да малай, ярар инде, калып тор, дигән шәйне аңлап ала. К.Кәримов. Зуфирә аларның майлы күзләренә, чиксез соклануны, кызыгуны чагылдырган йөзләренә карап, эчтән генә көлемсерәп куйды ---. М.Маликова

13) күч. Хәйләкәр, комсыз. Ала күздә акыл булмый, майлы күздә ягым булмый. Мәкаль. Майлы күзле майор бу сыйдан Кәефләнде, тәмам исерде. М.Җәлил

14) күч. Шактый зур, әһәмиятле, саллы. Эшләргә, ничек кенә булса да эшләргә! Шәхси карточкага язып, шелтәнең «майлысы»н чәпәсәләр чәпәрләр. Казан утлары

2. рәв. мәгъ. Оятсыз рәвештә, әдәпсез. Сестра [палатадан] чыгып киткәч, Хасият, майлы гына елмаеп, телен шартлатып куйды. А.Шамов. Яртыны гына сорагач, Җәмилә дигәннәре, майлы елмаеп, Әдрәнгә карады. Х.Сарьян

Майлы ботка ашау түгел Бик катлаулы, җиңел түгел, авыр, кыен. Аксар бригадасына җитәкчелек итү майлы ботка ашау түгел. С.Рафиков. Мамык җыю майлы ботка ашау түгел шул. Августтан декабрьгә кадәр каторга хезмәте бит ---. Р.Мирхәйдәров. Майлы ботка түгел к. майлы ботка ашау түгел. – Анда бик авыр бит, туганкай! – Эшнең майлы ботка түгеллеген беләбез, анысы. С.Поварисов. Майлы калҗа 1) Бик зур табыш, зур файда. Кайчан --- кайберәүләр майлы калҗа гына эләктерергә тырышалар, шулай бит, мадам? А.Яһудин; 2) Бик зур ымсыну, кызыксыну, омтылу объекты. Хәзер бу майлы калҗаны Малик үз кулына эләктермәкче була. И.Гази. Җирле славян кабиләләре белән иңгә-иң басып, болгарлар куәтле Византия империясенә каршы торалар, аның майлы калҗа эзләп сузылган кулларын «кыскарталар». М.Мәхмүтов. Безнең яклар бүген – майлы калҗа ул. Дөрес, Мәскәүдә дә акча капчыклары аз түгел, Кавказда да җитәрлек, Азәрбайҗанны әйтәсе дә юк. Р.Мирхәйдәров. Майлы урын Артык тырышлык куймыйча шәхси файда алу мөмкинлеге булган, табышлы урын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә