МАЙЛА’У ф. 1) Ризыкны тәмләтү, туклыклырак итү өчен, аны әзерләгәндә яки ашар алдыннан май (1–3 мәгъ.) кушу, салу, ягу. Коймак-кабартманы [Камәр] мул итеп майларга ярата. Әгәр арпа коймагы пешерсә: – Әйдә, майлап аша, арпа чыкны ярата ул, – дип кыстый. М.Мәһдиев. Язмыш димә инде: менә шундый төгәл, пөхтә, җыйнак, һәрьяктан оешкан иргә ---, янып торган мичне бутаганда, алъяпкычына күмер очыртмый, кабартма майлаганда, түшенә май тамызмый калмас хатын туры килгән. Т.Галиуллин

2) Пешергәндә, камыр табага ябышмасын өчен, табага май сөртү, май салу. Бу майларның барысы да тәмле түгел, ләкин аларны кабартма пешергәндә, таба майлау, итек майлау, яндыру өчен, бик уңышлы файдаланырга мөмкин. Робинзон эзләреннән. Битне пешерә, Тиргә төшерә, Бик майласаң – үтләтә. Табышмак

3) Төрле косметик максатларда (мәс., матурлау, ялтырату, шомарту өчен) махсус май, крем һ.б.ш. сөртү. Борынгы Грециядә тәнне һәм чәчне майлау өчен кулланылган хуш исле майларны да ясап була. Робинзон эзләреннән. --- кимсетергә тырышып сүз башлады озын буйлы, бите бетчәле, бөдрә чәчләре майлап таралган, камердинер булса кирәк, берәү ---. И.С.Тургенев

4) Төрле механизмнарның өлешләренә, хуҗалык кирәк-ярагына, ышкылып, кырылып таушалмасын, тутыкмасын өчен, шома, җиңел хәрәкәт итсен, әйләнсен өчен, май (7 мәгъ.) салу, сылау. Зур сәфәргә юлга чыксаң әгәр, Мулдан майла арбаңның күчәрен ---. Ә.Синугыл-Куганаклы. Моннан тыш, нефть майлау материаллары һәм төрле ягулыклар табу өчен дә хезмәт итә. Химия фаш итә. Чистартканнан соң, алар техник майга әвереләләр. Бу май каешлар майлауга китә. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр

5) Авырткан җиргә дәвалый торган сыеклык, мазь, май һ.б.ш. сөртү, ягу, сылау. Авыл миченең җылы кирпеченә терәлеп торган кешегә бернинди дару, уу, майлау кирәк түгел билне. М.Мәһдиев. Хатын яраны бер кат майлады да яңа яшел бинт белән бәйләде. Х.Камалов. Ангинадан авызны чайкау һәм кан саркып торган уртларны майлау өчен, [төз тәпичәнең] спирттагы настойкасын файдаланалар. Урман аптекасы

6) Гомумән, нәрсә дә булса сөртү, тидерү, ягу. Аннан инде табага урнаштырып, --- мичкә тыгар алдыннан гына, каз каурыеннан ясалган таба канатын йомыркага манып, пәрәмәчнең өстен майлыйсы. М.Мәһдиев. Коймакны эретелгән сыр белән майлагыз һәм рулет итеп төрегез. Сөембикә

7) күч. Буяу, сөрмә, кершән һ.б.ш. сөртү. Завод күргән кызлар безнең авылда бераз борнайрак була иде. Алар битләрен башка кызларга караганда мулрак итеп майлыйлар ---. М.Мәһдиев

8) күч. Йомыш төшкән кешенең күңелен күрү, җайлау, сыйлау, ришвәт бирү. --- иң әүвәл рәиснең күңелен күрергә, авызын майларга кирәк. Ә күп вакыт майлау-җайлауның да файдасы тими. Ш.Маннапов. Һәммәсен табарга, юнәтергә, җайларга, майларга, --- күз буярга, ялган гуаһлык итәргә туры килә иде. Акча кирәк, акча! А.Гыйләҗев. – Ну, син молодец, әйбәт майлыйсың, – диде ул аңа пышылдап кына. Р.Мирхәйдәров

9) күч. Аралашу вакытында барлыкка килгән киеренкелекне бетерү, кыен хәлдән чыгу, ялгышны төзәтү

10) күч. жарг. Аракы яки гомумән исерткеч эчемлек эчү

Майлап җибәрү Бер мәртәбә, билгеле бер моментта, тиз генә майлау; бераз гына майлау. – Эшләр барамы? – Майлап җибәрсәң, бара. Әллә маең бармы? Г.Гыйльманов. Әмма, майлап җибәргәч, эш җайланды: Рәйсәнең дә тавышы йомшарды, йөк ташучылар да табылды, аскы катка – суыткычка төшерә торган лифт та хәрәкәткә килде. М.Маликова

Майлап йөрү Майлау эше белән мәшгуль булу. --- Мөхипкә бер акаеп карасаң, чырый-чырый елап, өйләренә кереп кача торган иде, ә бүген район нәчәлникләрен майлап йөри ---. И.Гази. Ит исе чыккан тәбәнәк өйгә килеп кергәч, хәзрәтнең күзе, чыбылдык артынарак посып, бәлеш майлап йөргән яшь киленгә төште. М.Мәһдиев

Майлап кую Алдан майлау хәстәрен күрү. Майлап куелган авыр кара капка аның алдында тавыш-тынсыз гына ачылып ябылды. З.Биишева

Майлап тору Бертуктаусыз яки регуляр төстә, һәрвакыт, даими майлау. Кошлар аларны [каурыйларны] томшыклары ярдәмендә койрык бизе бүлеп чыгарган майсыман матдә белән периодик рәвештә майлап торалар, шуңа күрә аларның каурыйлары чыланмый. Биология. Хайваннар

Майлап яту Шушы мизгелдә майлау эшендә булу. --- әни кеше таба майлап ята, бу инде – бик тә матур күренеш, таба теге алтынсыман күмер өстенә куела, чыжлый башлый ---. М.Мәһдиев

Майлагандай бару к. майлаган кебек бару. Зариф мулланың да тормышы майлагандай гына бармаган. Күңелсезлекләр дә чыккалаган, бәлагә дә юлыккан. И.Нуруллин. Банданың кәефе шәптән: эшләре майлагандай бара, бер җирдә дә каршылык күрсәтмиләр, ызгыш-бәхәс юк, салымны тавыш-тынсыз түлиләр, дәүләткә түләгәндә дә андый тәртип һәм ашыгу булмый. Р.Мирхәйдәров. Майлагандай булу Тәртибе, кыланышы әйбәтләнү, әдәплеләнү, тәртипләнү. Стенгазетада аның рәсеме, фәнни бюллетеньдә аның рәсеме. Иптәшең майлагандай була. М.Мәһдиев. Майлагандай тәгәрәү к. майлаган кебек бару. Күпләр беренче җиңүдән исерде, хәзер инде калганы көч түкмичә дә майлагандай тәгәрәр, дип ышана башлады. Бәйсезлекне ныгыту юлларын ачык кына күз алдына китермәделәр. Т.Әйди. Майлаган кебек Үзен тотышында бик ягымлы, йомшак, тыныч, җайлы. Майлаган кебек бару Эшләр бик җайлы, артык хезмәт сарыф итмичә бару, яхшы, җиңел, тоткарлыксыз эшләнү турында. Башкалар зарлана, ә боларның тавышы да ишетелми, татулар, эшләре дә майлаган кебек бара. Т.Әйди. Инде монысы майлаган кебек барадыр, дип уйлаган идем, алай булып чыкмады. Мәдәни җомга. Майлаган шикелле к. майлаган кебек. Майлаган шикелле бару к. майлаган кебек бару. Майлап куйган кебек булу к. майлагандай булу. Майлап ташласаң, эт ашамас Бер матур сыйфаты да, сокланырлык ягы да булмаган; әшәке, начар, гадәтсез (кешегә карата)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә