МАЙЛАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. майлау. Закир, егет-җилән шаярмасын дип, зур көймәне үзе карап майлатты, өч атны үзе карап-катнашып, үз күз алдында җиктерде. Г.Ибраһимов. Бригадир хәзер арбаларны кырда гына майлата. Г.Рәхим 2) Ялгыш майга буяу, берәр майлы нәрсә белән пычрату. Ә баш киеме, бигрәк тә түбәтәй, чәчкә сыландырып, басылып киелә. Аңлашыла ки, алай кигәндә чәч аны бик тиз майлата, керләндерә ---. Б.Рәхимова |