МАЙЛА’П-ҖАЙЛАП рәв. 1) Эшнең рәтен белеп. --- күп һөнәр иясе Анатолий кайсының да булса пианиносын сәгать урынына сүтеп ташлый да аннары инде майлап-җайлап ремонтлый. Р.Низамиев 2) Мең дә бер хәйлә белән, оста итеп хәйләләп. Хатын укыгач аңладым: бу хәйләкәр иптәш минем адресны, майлап-җайлап, энемнән алган икән. Р.Габделхакова 3) Күндерер, ризалатыр өчен, бар тырышлыгын куеп, юмалап, ышандырырлык итеп. Шулай да Камәриягә дөресен әйтү хәтәр икәнен истә тотып, майлап-җайлап җибәрүне хуп күрде: – Менә иптәш Гаделшина үрнәгендә эшләрсең. М.Маликова. Подполковник Салих Гаяров белән сөйләшеп, тегене майлап-җайлап, мәсьәләне зурга җибәрмәде, вакытында яптырды. Т.Галиуллин |