МАЙЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. майлау. Төп тапшыргыч – чәчрәтеп, ә борылу планетар механизмы майлау челтәре торбалары --- аша майлана. Тракторлар һәм автомобильләр. Углекислый газлы һава бирегә керә алмый, чөнки калпак кырыйлары вазелин белән майланган һәм пыялага нык итеп капланган. Биология. --- әгәр дә бушаган күзәнәкләр хәзерләнмәгән, эчке яктан майланмаган һәм ялт итеп торырлык дәрәҗәгә китереп тел белән яланмаган булсалар, корт анасы аларга күкәй салмый. Умарта кортлары 2) Май сеңү, май белән таплану, майга буялу. Авыз тирәсе майланган, --- сагызлы чәчле малаеның, кулына кабартма кисәге тотып, урамга чыкканына тап булган әти кеше болай гына, бәхете ташыганнан гына, әлеге сагызлы башка берне биреп ала: ризыкның кадерен бел! М.Мәһдиев 3) Гомумән керләнү, пычрану. Мондагы халыкның һәммәсе дә диярлек соры шинельле солдат, майланган курткалы эшчеләрдән гыйбарәт булып, бик күбесенең йөзләре, төсләре тирән мәсьәлә чишүгә юнәлдерелгән уйлаучылык, җитдилек аңгарта иде. Ш.Камал. Пластинканың кәгазе бөтенләй майланып капланган. М.Мәһдиев. Чәче тузган, күзләре әллә нинди тонык карашлы, өстендә майланып беткән сырма куртка. Л-Х.Таналин 4) Майлы булып күренү, ялтырап тору 5) күч. Кызу, кызыгу, ымсыну. Кайчан карама – капка төпләрендә җигүле ат торыр, ә Сәмигулланың күзе майланган, эше җайланган булыр. Ф.Яруллин. Йөзләре чөгендердәй кып-кызыл, күзләре майланган, таза беләкле куәт иясе кешеләр. Р.Мирхәйдәров. Хатыннарга күз салуга, күзләре майланып ялтырый башлыйлар кебек. З.Фәйзи Майланып бетү Бик нык майлану; майга яки шуңа охшаш нәрсәгә тәмам пычрану. Алар каршысында гимнастёркасы һәм сырган чалбары майланып беткән, кыска буйлы, ялваручан карашлы авыл малае басып тора. Г.Ахунов. Колхоз җитәкчеләре әлеге кара егетләр белән байтак сөйләштеләр, тагылма сукаларны көйләшкәндә, үзләре дә майланып беттеләр ---. М.Мәһдиев. Бикташ майланып, керләнеп беткән тимер саплы җыелмалы пәкене бик кадерле нәрсә сыман сакланып кына кулына алды. М.Маликова Майланып тору Майлы булып күренү, май сөрткән кебек тору. Безнең өйгә битләре майланып торган юан бер абзый биш-алты сандык, бер унлап ястык кертеп куйды. Җ.Фәйзи |