МА’Й КОҢГЫЗЫ и. зоол. Җәенке мыеклылар семьялыгыннан, урман һәм авыл хуҗалыгы корткычы булган, җитлеккән кортлары май аенда оча башлый торган кызгылт көрән төстәге коңгыз. Шинель итәкләре ике якка ачылып, май коңгызының канат элпәләрен хәтерләткән ак халат, кечерәя барып, төн куенына кереп сеңде. Ш.Рәкыйпов. Чуар май коңгызы личинкасы турында да әйтеп китәргә кирәк: ул умарта кортын чәчәк таҗларында сагалап тора да, азык җыючы умарта кортына кадалып ябышып, аның белән бергә умартага керә. Умарта кортлары. Татарстанда иң күп санлы коңгызлар – бызылдавыклар (306 төр), филчекләр (163 төр), май коңгызлары (106 төр), шыртлавык коңгызлар (80 төр) һ.б. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |