МА’ЙКА и. рус Юка трикотаждан җиңсез, якасыз итеп тегелгән, эчке кием, кайвакытта спорт киеме буларак та файдаланыла торган кыска күлмәк. Күлмәк белән беррәттән эчтән кигән майкасы да умырылып төшкән иде. Аманулла. Егете гитара тоткан, әллә нинди сурәтле майкадан, кызын кочаклап төшеп килә. М.Галиев. Аларның уң ягындагы ихатада шундый ук киртләч түтәлләргә кызыл майка кигән бер малай су сибеп йөри. М.Маликова |