МАЙ II и. лат. 1) Календарь елның бишенче ае, борынгы итальяннарның җир алиһәсе исеме белән аталган, дип фаразлана. Ай күзе белән тыныч дөньяга караган зәңгәрсу май төне иде. Ә.Гаффар. [Имән] Апрель ахырында, май башларында чәчәк ата, җимешләре сентябрьдә, октябрь башларында өлгерә. Урман аптекасы. Җылы майлар нишләп салкын миңа, ямьсез уйлар нишләп бәйләнә? Ә.Дусайлы

2) күч. Май аендагы кебек җылы вакыт, матур, ямьле, рәхәт чор

3) күч. Яшь чак. --- баланы да вакытында үстерү кирәк. Яшь, дәртле-дәрманлы чагында – гомереңнең маенда! Ш.Галиев

Май бәйрәме 1) тар. Беренче май көнне билгеләнгән хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеге бәйрәме. Яз җиткәнен сизми дә калдык. Май бәйрәмен дә уздырдык. Җ.Фәйзи. Май бәйрәме – алар өчен үтә кадерле, үтә төшемле бәйрәм. А.Гыйләҗев. Бервакыт шулай, Май бәйрәме алдыннан, аның янына алтынчы класс пионерлары килде. Җ.Тәрҗеманов; 2) Яз һәм хезмәт бәйрәме. Май бәйрәмнәре 1 май һәм 9 май – Җиңү бәйрәме турында. Гаиләсенең күченеп килүе дә май бәйрәмнәренә кадәр сузылды. Р.Мирхәйдәров. Май кояшыдай Ачык-шат, бик канәгать кыяфәт, чырай белән. --- Подностагы чынаякларын шалтыратып, май кояшыдай елмайган Гөлкәй килеп керде. Х.Ширмән. Таһир ишеккә таба борылды, күтәрмәдә басып торган әтисе белән әнисен күреп, май кояшыдай елмаеп, колачын җәйде ---. З.Кадыйрова. Май кояшы кебек к. май кояшыдай. Бәйрәмгали, җилкәсенә пинжәген элеп, ишегалдына чыгып китте. Машинасын кабызды. Ул да түгел, аның артыннан ук, май кояшы кебек балкып, Миләүшәсе күренде. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә