МАЙ I и. 1) Савым хайваннарының, башлыча сыерның, сөтеннән сыеклыкны аертканнан соң кала торган кыйммәтле туклыклы матдә; русчасы: масло. Малчы кулы майда булыр. Мәкаль. Зәйнәп җиңги ике тәлинкә белән майга чыжылдаган коймак чыгарып утыртты. М.Мәһдиев. Җиде басуда үскән бодайның оны, җиде чишмәнең суы, ун сыерның мае һәм дә йөз илле күкәй салынган булыр ул ипекәйнең камырына. Ш.Рәкыйпов 2) Тере организмнарның күзәнәкләре һәм тукымаларының төп компоненты булган органик кушылма, суда эреми торган матдә; русчасы: жиры. Без төрле кушылмаларны – антибиотиклар һәм витаминнар, углеводлар, аксымнар һәм майлар, үстерү стимуляторларын күп итеп синтезлау эшен җайга салырбыз ---. Химиянең киләчәге. Алар [мономерлар] исәбенә --- шулай ук глюкоза – тереклек эшчәнлеге өчен кирәкле энергия чыганагы, майлар – күзәнәктә мембраналар төзү өчен китә торган һәм энергия туплаучы структур материал керә. Галәм. Җир. Кеше. Мәсәлән, майлар рәтендәге чикле углеводородларның молекулалары бик актив матдәләр белән дә реакциягә керми. Химия фаш итә 3) Кеше тәненең тоташтыргыч тукымалары арасында тупланган әлеге органик кушылмалар катламы; русчасы: жир. Гашыйк хәле бигрәк яман икән, Май кундырмый, бәгырем, йөрәккә. Җыр. Тәндә бер чеметем май юк. Мускул, сеңер, сөяк. М.Юныс. Тире асты май катламы җылылыкны начар үткәрә, бу хәл тән температурасын даими сакларга ярдәм итә. Биология 4) Шул матдәнең хайван тәнендәге – мускуллар белән тире арасындагы тупланмасы; русчасы: сало. Шәһәр базарында халык мал таный: гел майдан гына торган ит арасыннан моны тиз танып алдылар. М.Мәһдиев. Әйе! Чын каракучкар иде. Курдүгеннән генә дә пот ярым май чыкты. Р.Мирхәйдәров. Тимерчыбыкка яки чи таякка кидереп учак өстендә кыздырылган ит һәм ит маеның кисәкләреннән аучылар шашлыгы хәзерләрсез. Робинзон эзләреннән 5) Хайван маеннан (4 мәгъ.) эретелгән һәм ризык, чимал буларак яки башка төрле техник һәм хуҗалык максатларында файдаланыла торган матдә; русчасы: смалец. [Солдат], хатынына карабодай я ясмык коймагы пешертеп, шуны каз мае белән майлап, яңа сауган сөт белән чәй эчәр иде. М.Гали. Кайсыдыр бер бәндәнең әйтүенә ышанып, Кариев җылкы мае эчә башлый. Җылкы мае аны савыктырмый, эчке әгъзаларын, бавырын тәмам эштән чыгара. Р.Батулла. Үтерелгән тур түшкәсеннән җиде мичкә май эретеп алырга була, шуның өстенә тагын йөз ушат ите дә була икән әле. Дөньяда ниләр бар 6) анат. Кешеләрдә, имезүче хайваннарда тышкы секреция бизләре тире өстенә бүлеп чыгарган, аның дымлылыгын һәм сыгылмалылыгын тәэмин итә торган матдә. Май бизләре 7) Үсемлекләрнең, гадәттә махсус игелгән техник культураларның, орлыгыннан сыгып алына, ризык, чимал, майлау материалы һ.б. буларак кулланыла һәм суда эреми торган куе сыекча; үсемлек мае. Май сыгу производстволары безнең терлекчелегебезгә ел саен, ай саен, көн саен аксымга бай булган түп биреп тора. А.Расих. Көнбагыш, мамык һәм башка күп кенә үсемлекләрнең орлыклары исә майга аеруча бай. Биология. Урман чикләвеге төшләреннән алынган май аеруча кыйммәт бәяләнә. Үзлекләре буенча ул бадәм маеннан калышмый. Урман аптекасы 8) Төрле табигый яки синтетик чималдан җитештерелгән яки табигатьтә табыла торган сыек, ярым сыек яки куе ягулык, техник майлау материалларының сөйләмдәге гомуми атамасы. Өс-баш киемнәрендә май таплары беленеп торган, зур кирза итекле, торнадай озын сыйраклы ефрейтор теләр-теләмәс кенә кулларын күтәрде. Ш.Рәкыйпов. Шул урыннарда аның [елганың] су агышы гына түгел, ә сулышы да байтак тукталып торды, өстенә май җәелде, чүпләр тулды. Ә.Гаффар. Канифоль лаклар, сургуч, тәгәрмәч мае ясауга, кәгазь җилемләүгә, сабынга китә. Робинзон эзләреннән 9) Хуш ис бирү, тирене йомшарту, дәвалау кебек максатлар белән сөртелә торган крем, эссенция кебекләрнең сөйләмдәге гади атамасы. Кашыңны кара йөртәсең, Нинди майлар сөртәсең? «Сөям» сүзләреңне әйтеп, Җанымны эретәсең. Җыр. Борынгы Шәрыкта җарияләр, төн җиткәндә, үзләренең тәннәренә иң затлы чәчәк майлары сөрткәннәр. М.Мәһдиев 10) Керосин. Җиделе лампа якты яна, эчендә мае булса. Җыр. Мин язам, шунда күрәм: лампам эчендә май кими. Г.Тукай. Кайсын корымнан чистартты, кайсының насосын төзәтеп, май өстәп, керогазларны яндырып җибәрде [Мәгариф]. Х.Камалов 11) Бензин. --- икенче цилиндрның газы ачыла. Аннан карбюратор аркылы тагын газга әйләнгән май бөркелә. М.Мәһдиев 12) Авырткан урынны тыштан дәвалау өчен, тирегә сылап сеңдерелә яки ярага сөртелә торган дарулы куе катнашма; русчасы: мазь. Иң әйбәте – балавызлы май. Шул килешә минем кулга. М.Юныс. Дию борычының тамыры төче авыруына (золотухага) каршы кулланыла торган май (мазь) һәм настойка составына керә. Робинзон эзләреннән. [Терлектә] җәрәхәтләнгән урыннарны бөҗәкләрдән саклау өчен, йодоформ, нафталин, креолин һәм башка төрле майлар сөртәләр. Сөт терлекчелеге турында кыскача белешмә 13) күч. Затлы, туклыклы, тәмле ризык 14) күч. Туклыклы матдәләр, җим. Өстәлләрдә икмәк арткан саен, җирнең мае кими басуларда. Р.Низамиев 15) күч. Физик һәм рухи көчләр, яшәү дәрте. Кешеләр ябыктылар, хәлсезләнделәр. Йөрәкләрдә май бетте. Сугыш алҗытты. М.Мәһдиев 16) күч. Матди мөмкинлекләр, физик көч, куәт, егәрлек. Мае җитәрлек әле егетнең 17) диал. маем, май гынам. Якын итеп, яратып яки жәлләп эндәшү яки атау сүзе. Кирәк түгел, су сипмә, май гынам, Икәү бергә яныек, алтыным, канатым! Җыр. Нещадим, маем, үз-үзен аямады шул. Туп янында япа-ялгыз калып, атуын дәвам итте. Ш.Рәкыйпов ◊ Мае котыру к. маена чыдый алмау. Бер төрле дә җәза бирмәгәнгә, шулай майлары котыра. Ш.Рәкыйпов. Маена сыешмау к. маена чыдый алмау. Маена сыймау к. маена чыдый алмау. Маена түзә алмау к. маена чыдый алмау. Маена чыдый алмау Мул, тыныч, рәхәт тормышның кадерен белмичә азу, бозылу, узыну. --- бу шакмакка [Рубик кубигы] чират торган халыкны мин кызганмадым. Әйдә, торыгыз, маегызга чыдый алмыйсыз икән, торыгыз, дидем. М.Мәһдиев. --- ир уртасына җиткәч, яшьләр күк, аерылабыз, дип дулый. Маена чыдый алмый, пәрие котырта үзен. Г.Тавлин. Иртән, спорт костюмы киеп, урам буйлап йөгергән өлкән кешене күреп, Күлле халкы: «Эшсезлектән маена чыдый алмый», – дияр иде. Р.Мирхәйдәров. Маена чыдаша алмау к. маена чыдый алмау. Тыныша алмадым... Зоотехник белән. Тылда утырып, маена чыдаша алмый башлаган бюрократ шунда. А.Расих. Маен чыгару 1) Файдасын күрү, мөмкин кадәр тулырак файдалану, булдыра алган кадәр файда чыгару; 2) Бик нык тәфсилләү, җиренә җиткерү, җентекләп эшләү. Нәҗибәнең – бәхете, ул мондый спектакльләрдә рәхәтләнеп уйный, «йөзә», рольнең тәмам маен чыгарып, тамашачыга шуның ләззәтен татытып бирә. К.Тимбикова. Мае чыгу Берәр эш-гамәлнең, сөйләшүнең мәгънәсе, кирәге булу, шуннан файда, нәтиҗә булу. Чүбек чәйнәп май чыкмады, чыкмаячак. Г.Камал. – Сөйләсәң, сүзнең мае чыга, үзем барып сөйләшим әле, – диде Гарәфи абзый. Г.Әпсәләмов. Май ашаган Сугым ите бик симез булу турында әйтелә. Май ашаган мәче кебек (төсле) Кемнең дә булса берәр шуклык, мутлык яисә гаеп эш эшләгән кебек кыяфәте, кыланышы, үз-үзен тотышы турында. Синең дә аны күрү белән күзләрең май ашаган мәче кебек ялтырап-ялтырап китә. Х.Мөдәррисова. Май басу 1) Артык симерү, май катламы белән каплану. Май баскан күзләрен чекрәйтеп, озак кына Галимҗанга карап торды [хуҗа]. С.Поварисов; 2) Рухи яктан ялкаулану, тирән уйламаучан, ваемсыз кешегә әйләнү. Алар --- кичәге кебек ырылдаша, талаша башладылар, бераздан икесе дә тыелып, май баскан хәтерләрендә нидер уянып, сүзсез калдылар. А.Гыйләҗев. Ләкин Лютыйның күзләрен май баскан, ул бернине дә алдан исәпләп тормый иде инде. Р.Мирхәйдәров. Май булып Үтә уңай кабул ителү, күңелгә бик тә хуш килү турында. --- башка берни кирәкми, җанга сары май булып утыра ул яңалык. Р.Мөхәммәдиев. Ә большевиклар исә, шул ук шовинист булсалар да, форсаттан нык файдаланалар, халык күңеленә май булып ягыла торган лозунгларны «сибәләр» генә. М.Әхмәтҗанов. Бу юллар Фәридун абзыйның җанына май булып тама. В.Юныс. Майга китү Майга (3 мәгъ.) әйләнү, май (3 мәгъ.) булып туплану, симертү. Май майга китә, шулпа гына кая китә. Әйтем. Майга ут төртү Берәр бәрелеш, низаг башланып китүгә сәбәпче булу, конфликтка этәрү, коткы салу. Майда йөздерү Кемгә дә булса бай, мул, җитеш тормыш тәэмин итү, кадерләү, рәхәт күрсәтү. Майда йөзү Һәрьяктан җитеш тормышта, рәхәттә, байлыкта, муллыкта яшәү, кыенлык күрмәү. Шулай итеп, аның майда гына йөзеп яшәрмен дигән хыяллары җилгә очты. З.Фәйзи. Май җыю 1) Симерү, май туплау; 2) Ял итү; 3) Эшләмичә, ялкауланып яту. Май канаты Камыр ризыклары пешергәндә, табаны яки ашларның йөзен майлау өчен, каз яки үрдәк каурыйларыннан ясалган бәйләм. Майдай итү Уңай фикергә китерү, күндерү, ризалату; күңелен күрү, җайлау, көйләү. Майдай эрү к. май кебек эрү. Җиңгиләрнең өйләре җылы, тәрәзәләренә хәтле эрү иде, мин дә, аш ашагач, майдай эреп кенә киткәнмен һәм шунда йоклап та калганмын. Х.Сарьян. Май кап «Артыгын сөйләшмә, кешегә белгертмә, башкаларга сөйләмә, үзең генә бел» дип, сүзнең, хәлнең сер икәнлеге турында кисәтү. Сул кулы яраланган, дияргә дә – вәссәлам. Кайда, кайчан – монысы турында май кап... Ш.Рәкыйпов. – Казанга кунаклар киләсен белмисеңме әллә, әби? Бу югарыдан бирелгән фәрман буенча эшләнә бит, май кап! – дип кеткелдәп алды [бер ир]. З.Фәйзи. Май каплау к. май басу. Бу кешенең күзләрен дә май каплаган хәтта. С.Поварисов. Җил-давылсыз тынычлыкта яшәгәндә, теләкләрне, омтылышларны май каплый башлый. М.Юныс. Май кебек 1) Өй, кием, көн, су һ.б.ш.ның бик җылы булуы, тәнгә рәхәт булуы турында. «Төнлә керергә кирәк суга, су монда төнлә бик җылы була, май кебек», – диде [Саттар]. Н.Акмал; 2) «Барысы да тәртиптә, эшләр уңышлы, тиешенчә бара, хәлләр әйбәт» мәгънәсендә. Хәзергә һәммәсе дә май кебек. Ф.Бурнаш; 3) Кешегә карата бик ягымлы, йомшак мөгамәләле, мөлаем; 4) Тәрбияле, әдәпле, тыңлаучан, тәртипле. Балалар аның яныннан май кебек булып кайталар. А.Шамов; 5) Бик ягымлы, күңелгә хуш килә торган, күңелгә ятышлы (сөйләшү, сүз һ.б.ш. тур.). Май кебек эретү 1) Күңелне йомшарту, күңелгә хуш килү, җанга рәхәт, ләззәт, канәгатьлек бирү; 2) Бик тиз тирән йокыга талдыру, рәхәт йокыга җибәрү. Нинди хикмәтедер, әби түшәгән шул урын мине май кебек эретә дә җибәрә торган иде. Г.Гали. Май кебек эрү 1) Күңеле йомшау, куану, рәхәтләнү, ләззәтләнү, бик канәгать булу. Ханым бөтенләй май булып эреп елмая. В.Юныс; 2) Яту белән тирән йокыга талу, рәхәтләнеп, изрәп йоклап китү. Май кебек ягылу Артык ягымлы булып күренергә, ошарга тырышу, ялагайлану. Май тибү к. маена чыдый алмау. [Заһидулла мулла никахлы өч хатыны өстенә ике сөяркә тоткан.] Шуңа ни әйтәсең инде? Төшем күп, эш юк. Май тибә, нишлисең? Ш.Камал. Май төшерү Ябыгу, тәндәге артык майдан котылу, аны киметү, бетерү. [Курортта], физкультура залындагы кебек, кешеләрне үрмәләтеп, майларын төшерәләр икән. Г.Әпсәләмов. Май төшү Каймакны туглау нәтиҗәсендә, мае әйрәненнән аерылу. Су язып май төшми. Мәкаль. Май урлаган мәче кебек (төсле, шикелле) к. май ашаган мәче кебек (төсле). Безнең күршедә генә берсе, май урлаган мәче кебек, әмма күзләрен елтыратып йөри дә соң! Ф.Хөсни. Бикташны тагын урамда калдырып, ашыгып азык-төлек кибетенең арткы ишегеннән кереп китә дә, озак та тормый, кызарынып, күзләрен май урлаган мәче шикелле елтыратып килеп тә чыга [Сәетҗан абый]. М.Маликова. Май төсле к. май кебек. Май шикелле к. май кебек. Тавышы матур, үзе батыр, Май шикелле сүзләре. Ә.Ерикәй. Май шикелле диңгез суы Ят кебек, салкын сымак, Авылымның кеп-кечкенә Буасы якын сымак. Атнабай |