МАЗЬ и. рус сөйл. 1) Дәвалау матдәләрен майга кушып, тәнгә сөртү өчен әзерләнгән дару формасы; к. май (9 мәгъ.). Фармацевтика промышленносте борыч бөтнеге мае, ментол (спирттагы эремәләрен), борыч бөтнеге төнәтмәләре, эфкамон мазе, бөтнек суы, анестезол, олиметин, энатин шәмнәре һәм башка препаратлар эшләп чыгара. Урман аптекасы 2) Төрле әйберләрне майлау өчен махсус техник состав; к. май (6 мәгъ.). Чаңгы мазе |