МАЗУТЛЫ с. 1) Мазут белән пычранган, мазутка буялган. Салкын җил исә, күрәсең, сука суыгы җиткәндер, төньяк җиле вокзал лабазы артында җыелып торган мазутлы суларны шадраландыра, сабакташым Мансур белән минем ач үзәкне өзеп, муеннан кереп балактан чыга торган шәфкатьсез җил исә. М.Мәһдиев. Хәрби трибунал белән янаган кеше түзми: безне мазутлы бик зур кулы белән ишкәк эскәмиясеннән кош мамыгыдай гына очырып җибәрә ---. Т.Нурмөхәммәтов

2) Мазут салынган, мазут тутырылган. Мазутлы канистр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә