МАЗУТ и. төрки Нефтьтән яки аның икенчел продуктларыннан керосинлы, бензинлы, газойльле фракцияләрне аерып алганнан соң калган, сыек ягулык буларак яки майлау материаллары, битум, кокс җитештерү өчен чимал буларак кулланылган куе сыекча. Элегрәк --- балыклар уйнар иде. Бу юлы күрмәдем. Бөтен елганы иңләп, мазут элпәсе ага... М.Хәсәнов. --- шундый зур корабль бер алып чыккан мазут запасы белән айдан артык йөзә ала. Дөньяда ниләр бар. Кемнәрнеңдер һаман мазутка батып, пычранып йөрисе килми, кайберәүләрен ата-бабадан калган игенчелек хезмәте мавыктыра. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә