МАЗУ’РКА и. пол. 1) Атамасы Польшаның Мазовия өлкәсе белән бәйле, XIX гасырда Европада бал биюе буларак таралган, өч өлешле тактлы поляк халык биюе. --- ул авыр хәсрәтләр полька һәм мазуркага бии-бии вальс әйләнгән бу кешеләр өстенә дә капланыр микән соң ---? Р.Низамиев

2) Шул үлчәмдә язылган инструменталь пьеса. --- композитор Валлдемоссада вакытта үзенең мәшһүр мазуркасын, ике соната һәм «24 прелюд»ын яза. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә