МАЗОХИСТ и. лат. 1. Үзенең күңел газапларыннан канәгатьләнә торган, үзен-үзе җәберләүче кеше (Л.Захер-Мазох исеменнән). Соңгы вакытта нишләптер гел үземә зыянга эшлим... Мин инде мазохистка әйләнеп беттем, хәерле булсын... М.Юныс. Хәер, без барыбыз да – мазохистлар. Безне изәләр – безгә рәхәт. Т.Миңнуллин 2. с. мәгъ. Газапта канәгатьлек таба, кимсетүгә, җәберләүгә артык түзә торган. Гаҗәп бит: үз-үзен кечерәйтүдән, үз-үзен мыскыллап изүдән тәм таба алган мазохист милләт тагын бар микән дөньяда? М.Гали |