МАЗЛУМ с. гар. иск. 1. Кыерсытылган, изелгән, җәберләнгән. Ярлы авыл, мазлум җир эшчесе, Урагыңны ал да син, әйдә, Көтә сине анда иркен бәхет, Күп көттермә, батыр йөр, әйдә! М.Җәлил

2. и. мәгъ. Золым ителгән, кыерсытылган, изелгән, җәберләнгән, кимсетелгән кеше. Кылыч күтәрсенме шагыйрь, Җаннарны кыеп? Шигырен кылыч итә ул, Уйларын уеп. Һәм изге антын яңартып Йөрәге аша, Мазлумнарның башын сыйпап, Яшәүгә дәшә. Ә.Рәшит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә