МАЗАСЫЗЛА’У ф. Борчу, тынычлыгын бозу, уңайсызлык тудыру, мәшәкатьләү. Узган елгы Сылугөл кебек, мазасызлап, эш арттырып йөрүче булмасын тагы. З.Фәйзи. Гадәттә исә Королёв белгечләр эшенә тыкшынмый: алай эшләү кешеләрне мазасызлый гына. Галәмгә юл

Мазасызлап тору Шактый вакыт мазасызлау; гел мазасызлау; хәзерге моментта мазасызлау. Моннан соң күбә артыннан күбә, бал корты шикелле мазасызлап, кибән өстенә ябырылып кына торды. З.Биишева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә