МАЗАСЫЗЛАНУ ф. 1) Тынычлыгы бозылу, уңайсызлыклар күрү, мәшәкатьләнү

2) күч. Борчылу, пошыну, тынычсызлану. Шамил генә аларның шау-гөр килүенә битараф калды. «Нәрсәгә әле шулкадәр мазасызланам?» – дип уйлады ул. З.Фәтхетдинов. Хәзер инде кайсы тарафка очарга белми мазасызланамы [сыерчык]? С.Поварисов

Мазасызланып тору Шактый вакыт мазасыз булу яки хәзерге моментта мазасызлану

Мазасызланып яту к. мазасызланып тору. Шулай мазасызланып ятып, өч сәгатьләр узгандыр, бер мәлне, чыбылдыкны сак кына ачып, Таҗинур карчык керде. З.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә