МАЗАР III кис. гар. Парлы исемнәрнең (сирәк кенә фигыльләрнең) икенче компоненты булып, «кебек, ише» мәгънәсен белдерә. --- ул явыз катын сине сыйдырмый икән, мин сыйдырырмын, үзебездә торырсың, эштән кайтуга, кием-салымыңны, китап-мазарыңны алып кил ---. Г.Ахунов. Авыл халкыннан берәрсенә белешмә-мазар кирәк булмый калган көннәр, ай-һай, ел тәүлегенә ничәү генә була икән? В.Нуруллин. Әнә бит тирә-якта бер эз дә юк. Кеше-мазар йөргән җир түгел бу... Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә