МАЗАР I и. гар. иск. 1) Кабер өстендә торгызылган зиннәтле корылма яки үле гәүдә куела торган төрбә. Үлегенә карап мазары, товарына карап базары. Мәкаль

2) Кабер. Базарыбыз белән бергә Мазарыбыз да бер җирдә. Ә.Синугыл-Куганаклы. Өметсез кеше мазар эзләр. Мәкаль

3) к. мазарлык. Балалы өй – базар, баласыз өй – мазар. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә