МАЗАЛА’У ф. к. мазасызлау. Бабай бервакытта да сүгенми, ачуланмый иде. Берәребез аны бик артык мазалый башласа гына: --- Кит әле моннан!.. – дип куя торган иде. Г.Гали. Без, һәрвакыт салынып төшеп мазалый торган киндер ыштаннарны күтәрә-күтәрә, бер-беребезне узышып, тау астына тәгәрәдек. Г.Бәширов. Бал кортлары мескен атны мазалыйлар. «Быз-быз» килеп, минем дә якага, балакка, җиң эченә сырыштылар. Г.Вәлиева

Мазалап тору Гел, еш кына яки шушы моментта борчу, мазалау

Мазалап йөрү Тирә-юньдәгеләрне шактый тынычсызлау, борчу. Шундый зур кешене мазалап йөрүемә кыенсынып, оялып куйдым ---. Ә.Моталлапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә