| МАЗАЛАНУ ф. Мәшәкатьләнү, интегү. Иң яраткан күперегез булып, аны нык мазаланып, зур авырлыклар белән салгансыз, ди. Р.Мирхәйдәров. Хәербарга артыгы кирәкми иде, ул урталай сыгылып, һава сулый алмый мазаланган егетнең җирдә яткан мылтыгын алды да кайтыр якка атлады. З.Мурсиев Мазаланып тору Шактый вакыт мазалану Мазаланып утыру к. мазаланып тору. --- самолёттан чыгарга чакыру көтеп, мазаланып утырган юлчылардан аңа игътибар итүче булмады. Р.Мирхәйдәров |