МАЗА и. гар. 1) Тынычлык; тыныч тормыш, иминлек. Суның мазасы боз белән, ашның тәме тоз белән. Мәкаль. Бай белән кода булсаң, назланып мазаңны алыр, ярлы белән кода булсаң, теләнеп мазаңны алыр. Мәкаль. --- Башына тынгы кунган йорт, Тынычлык, мазаң алдырдым, Әл-аман бул миннән соң! Дастан. Илнең мазасы киткән. Яу артыннан яу. М.Госманов 2) Гамь, дөнья мәшәкате, борчу. --- мәхәббәт бар! Кемдәдер ул хис йокымсырап ятадыр, дөнья мазасы белән тупаслангандыр, уятырга кирәк аны, заманга, тормышка яраклаштырып уятырга кирәк... А.Гыйләҗев. Бик күп булды мазасы – Шул мөртәтнең казасы. Аш итмәде ашымны, Каз ашады башымны. Ш.Галиев. Шәһәрләрнең кайсына эләксәң дә, аларда бертөслерәк тормыш хәзер. Сугыш мазасы һәркайсына үзенең тамгасын суккан... Р.Низамиев 3) күч. Уй, хәстәр, кайгыртучанлык. Яшьләр – яңа өйләнешкәннәр, боларда сыер-сарык мазасы юк, мич ягасылары да килми, әзергә-бәзер, үз бәхетләренә үзләре чумып, каладагыча яшәргә омтылалар. А.Гыйләҗев 4) Файда, мәгънә. Айдар абзый, сүз озайтуда маза юк. Каһарманны чыгарасызмы, юкмы? Т.Гыйззәт |