МАҖАРАЛЫ с. 1. 1) Төрле кызыклы вакыйгаларга, маҗараларга бай. Илүсә, маҗаралы кино караган кебек, бу йола туен авызын ачып, шаклар катып карап торды. Г.Гыйльманов

2) әд. Чагыштырмача гади эчтәлекле, башлыча төрле маҗаралар тасвир итүгә нигезләнгән, җиңел укыла торган (әдәби әсәрләр). Билгесез даһиларыбыз иҗат иткән --- мәзәк һәм маҗаралы романнар, җырлар һәм дастаннар, энҗе-җәүһәрләргә тиң әдәбиятыбыз, гыйльми әсәрләребез гасырлар буе җыйналып килә-килә бай хәзинәгә әверелгән. Т.Әйди. Маҗаралы романнар язучыларның үз робинзоннарын тропик илләргә төшереп калдырырга яратулары очраклы хәл түгел. Робинзон эзләреннән. Документаль һәм маҗаралы повестьларның һәммәсе диярлек шәһәр материалы җирлегендә язылган. Ф.Миңнуллин

2. рәв. мәгъ. Тынгысыз рәвештә, төрле мәшәкатьләр белән. Ул көнне төн бик маҗаралы узды: Гыйззәтуллин ике тапкыр кычкырып уянды, Зарифуллин төшләнеп көлде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә