МАҖАРА и. гар. 1) Бер кешенең башыннан үткән кызыклы, гадәти булмаган хәл, көтелмәгән вакыйгалар чылбыры. Теге яки бу күршеләренең төнге кәсептә йөргәндә башыннан кичергән маҗаралары турында ачыктан-ачык сөйлиләр. М.Әмир. Бу җаваплы эшемдә кечкенә генә маҗаралар да булмады түгел. Җ.Фәйзи. Рафисның эш киеме киюе үзе бер маҗарага әверелде. Келәттә аңа яраклысы юк иде ---. Н.Әхмәдиев

2) Уңышлы булуы икеле, шикле гамәл, хәвефле хәл, куркыныч вакыйга. Акылга утырырга вакыт җиткән булса да, эчтән ниндидер шайтан котыртып, яңа маҗараларга этәреп тора иде. М.Насыйбуллин. 1935 елны маҗаралар яратучы француз коммерсанты Август Рабо Көньяк Америкага крокодиллар ауларга китә. Кызыклы ихтиология

3) Гомумән, очрак, хәл. Өйдә базар маҗарасын сөйләп тә бетерә алмады, Әхмәт шундый итеп берне китереп кундырды: Бибисаракай чәчрәп идәнгә барып төште. Ф.Мансуров

4) Мавыктыргыч формада язылган, гадәттә ерак илләр, сәяхәтләр, күрелмәгән хәлләр сурәтләнгән әдәби әсәрләр жанры. Безнең әдәбиятта маҗара жанры туып-формалашып килә. Ф.Миңнуллин. Ул шул минутта үзен тиз генә кулга алып, кызы өчен мавыктыргыч маҗара уйлап чыгарды. Г.Гыйльманов

Маҗара эзләү Җитди уйламыйча, кирәкмәгән, шикле, куркыныч эшләргә катышу. Егет яшь, каны уйнап торган чак: кичә шактый чөмерелгән, төне буе маҗара эзләп йөрелгән, инде «атам» дисәләр дә йокыдан бүленәсе килми. З.Фәтхетдинов. Ацтеклар һәм инклар яшергән хәзинәләр комсызларга гына түгел, маҗара эзләүчеләргә дә тынгы бирми. М.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә