МАЖОР и. фр. муз. 1. 1) Нигезендә зур һәм кече терцияле аккорд барлыкка китерә торган өч тавыш яткан, дәртле, күтәренке төсмер белән характерланган музыкаль лад; киресе: минор. Делиб әнә шул ышаныч белән мажор тонда операсын тәмамлаган. М.Мәһдиев. Музыкада мажордан минорга күчкән кебек, Фәрит үзе тормышның бер халәтеннән икенчесенә атлап керде. Р.Низамиев

2) күч. Күтәренке күңел, кәеф

2. с. мәгъ. Уңай тәэсир итә торган, кәефне күтәрә торган, шат рухтагы. Мажор ладка корылган өч кисәкле бу җыр безнең совет чынбарлыгында гына үзенең икенче яңа тормышын тапты ---. Җ.Фәйзи. «Яфраклар коелганда» дип аталганы, киресенчә, мажор тонда язылган; биредә гаҗәеп дәрәҗәдә оста сайланган төсләр гармониясен күреп сокланасың. К.Миңлебаев. Аннан инде, йола үтәлгәчтен, Мажор тонга күчеп тагын бер, Үткәннәрнең әйбәт көннәрен дә Хәтерләргә форсат табылыр. Ә.Рәшит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә