МАЕРЫК с. диал. 1. 1) Кәкре, чалыш (аяк тур.)
2) Ябык, хәлсез. Икесе дә [кызылармеецлар] юка гәүдәле, эчкә баткан күкрәкле, маерык кыяфәтлеләр иде. Х.Камалов
3) Зәгыйфь, авыру (мал-туар тур.)
2. рәв. мәгъ. Кыек итеп, чалыш (басу, атлау тур.)