МАЕМЛА’У ф. сөйл. 1) Артык күп яки артык майлы, баллы нәрсәләр ашап, ашказаны эшчәнлеген бозу; күңел болгану; үтләү. Фома гына тагын кабак төше ашап маемлаган... Сөембикә

2) күч. Күңел кайту, бизү, тую

3) күч. Азу, узыну, кадерен белмәү. Ул хуҗалар байлыктан маемлап кына шулай котырынып йөриләр. М.Маликова

Маемлап бетү Тәмам маемлау; бөтенләй бизү. Әни: – Конфеттан бернинди зарар да юк. Ашыйсыңмы тагын берне, Инсаф? – ди. Мин инде маемлап беткән булам, конфет-шикәрне күрәсем дә килми. Г.Мөхәммәтшин

Маемлап китү Билгеле дәрәҗәгә җиткәннән соң маемлау. Шулай көйләнеп китә Мостафинның эчке тормышы. Рәхәтләнә бир, маемлап кына китмә! Ә. Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә