МАДО’ННА и. ит. 1) Борынгы Италиядә хатын-кызга мөрәҗәгать итү сүзе 2) Изге ананың (Мәрьям ананың) итальянча атамасы; шулай ук аның скульптур сыны яки рәсеме. «Сикстин мадоннасы» исемле мәшһүр картинаның Германиядәге Дрезден шәһәренең галереясында саклануын [Чунтонов] әйтеп бирде. Ш.Рәкыйпов. Рафаэльнең Сикстин мадоннасы – Валентина белән чагыштырганда чүп кенә ул. Н.Әхмәдиев. Германия төти. Дрезденда шыплап тулган китаплар яна. Галерея. Сикстин мадоннасы – баласына иелгән Ана... Р.Әхмәтҗан 3) күч. Хатын-кыз идеалы, матурлык, сафлык, тыйнаклык үрнәге булган хатын-кыз. – Җүләр, син анда ялгыз бармыйсың, – секретарь хәйләле елмаеп күз кысты, – биофакның мадоннасы Зәйтүнә белән... И.Салахов. Шул вакытта һәрчак минем күз алдыма үзебезнең авылның мадоннасы – Заһир хатыны килеп баса ---. И.Юзеев. И, кайда сез, Рафаэльчә – сабыйларын Күкрәгенә кыскан гүзәл мадонналар?! Ә.Рәшит |