МАДЕМУАЗЕЛЬ и. фр. 1) Франциядә һәм француз телле илләрдә кыз кешегә мөрәҗәгать итү яки аны атау сүзе (гадәттә фамилия яки исем белән әйтелә); туташ. Мадемуазель Бәхтиярова булмаска соң! Шәүкәт ничә тапкырлар үз күзе белән күрде. А.Хәсәнов. Мәсәлән, Көнбатыш илләрендә яшәүче халыклар тормышы сурәтләнгән татарча әсәрләрдә мэр, лорд, сенатор, леди, мадам, синьор, мадемуазель кебек сүзләр очрый. Р.Юсупов

2) Гомумән кызларга мөрәҗәгать формасы. [Зөфәр:] Күлмәгегезне пычратмагыз, мадемуазель. Ф.Яруллин. Ә мин, мадемуазель, ахмак кеше түгел идем. Син генә акылдан яздырдың мине. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә