МАДАМ и. фр. 1) Франциядә һәм француз телле илләрдә хатын кешегә мөрәҗәгать итү сүзе (гадәттә исем яки фамилиягә кушып әйтелә); ханым. Бер фаэтон тоттык та, мадам белән янәшә утырып, пристаньга таба юлга чыктык. Г.Баттал-Таймас. Ипле генә сөйләшеп торган җиреннән кинәт кабаланып куйды мадам һәм кулындагы сәгатенә күз төшереп алды. Р.Мөхәммәдиев. Дөресендә бу яктан беренчелек мадам Помпадурга бирелергә тиеш. Кызыклар дөньясында

2) Гомумән хатын-кызга, еш кына шаярту яки ирония төсмере белән эндәшү сүзе. Мин сине танымадым. Киноларда гына күренә торган мадамга әйләнгәнсең. З.Хәким. Стюард килеп эндәште. Я Раббым, нәрсә ди икән, бер сүзен – «мадам» дигәнен генә аңладым. Сөембикә. --- ул, кулындагы чәчкәләрне аптыраган Наиләгә сузып: – Менә, мадам! Сезгә бирергә куштылар, – диде. Мәдәни җомга

3) иск. Фахишә. Госман карт әйтә: – Мадам дип әйткән сүз безнеңчә абыстай дигән сүз була. – Габделхәй аңар авыз ачарга да бирми: – Мадам – фахишә ул! – ди. Ш.Камал. Рамазанда байбәтчәләр «Ожегов»ка төшәләр, Яннарына мадам алып, Мадейр, коньяк эчәләр. Ш.Таһири-Көлтәси



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә